0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
143 рубля
Нет в наличии

 «Татарстан» журналының сентябрь саны республикабызда узган мөһим халыкара  форумнарга багышлана. Сез Казанда Кытай Халык Республикасы консулы белән әңгәмәне укый, кытай ашчылары белән “Пекинча үрдәк” пешереп карый аласыз. Инфографикаларыбыз ике ил -  Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлек турында мәгълүмат бирә.
Татар телендәге басмабыз үзенең традицион рубрикаларын дәвам итеп, сезне Чистай районы Нарат-Елга авылына барып кайтты. Кечкенә генә авыл булса да, шунда матур итеп гомер сөрүче милләттәшләребез турында кызыклы язмабызны укый аласыз.
Апас якларына барып, чабагач белән ашлык сугу шөгылен яңартып кайттык. Каратун бистәсе ханымнары безгә бу эшне нәкъ әби-бабаларыбыз заманындагы кебек итеп эшләп күрсәттеләр.
Язучы Ринат Мөхәммәдиев белән әңгәмәбез дә кызыклы булды.
 Басмабызны рәхәтләнеп укыгыз!