Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . татарстан №10

На татарском языке

Tatarstan_10_405_2025_TAT_1_ОБЛ.jpg
Tatarstan_10_405_2025_TAT_14-15.jpg
Tatarstan_10_405_2025_TAT_64-65.jpg
Tatarstan_10_405_2025_TAT_82-83.jpg
Tatarstan_10_405_2025_TAT_содержание.jpg
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
189 ₽

Описание

МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫНДАГЫ СТРАТЕГИК АЛГАРЫШЛАР ҺӘМ МАТДИ СТИМУЛЛАР 

Татарстанда һәр уку елы - якын киләчәктә республиканы тагын да куәтлерәк, абруйлырак, профессиональрәк итү юнәлешендәге алгарыш ул. Белем бирүдә бу, әлбәттә, үсеп килүче буын көче белән башкарыла. Бүген Татарстан мәгарифенең көн тәртибендә нинди алгарышлы яңалыклар тора? Укучылар аларга ничек ирешә? Укытучылар, мөгаллимнәр нинди ярдәм чараларына исәп тота? “Татарстан” журналының әлеге һәм башка сорауларына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин җавап бирә. Бу турыда журналыбызның октябрь cанын укып белегез.

Алексеевск районы. Гасырлар аша сәяхәт.

 XI-XIII гасырларда Париж белән Лондоннан да зуррак булган, ә  Константинопольдән үзенең масштаблары һәм халык саны ягыннан гына калышкан бөек шәһәр хәрабәләре арасында кайда йөрергә мөмкин? Өч мең ел элек билгесез скульптор ясаган таш сынны кайда күрергә була? Халыкара чаң кагу фестивалендә катнашу, бөтен халык ярдәмендә торгызылган чиркәү бизәкләре белән хозурлану өчен кая барырга? Безнең әбиләребез һәм хәтта аларның әниләре заманындагы кебек тукыма җитештерә торган уникаль туку фабрикасын кайдан табарга? Ниһаять, гүзәл Чулман буенда кайда рәхәтләнеп ял итеп була? Бәлки, гаҗәп тоелыр, әмма моның өчен Татарстанның бер генә районына бару да җитә – Алексеевск бу. Казаннан нибары йөз чакрымлап юл гына үтәсе! “Татарстан”ның чираттагы санында әлеге районга багышланган матур язмалар белән танышыгыз.

“Иң мөһиме - кеше туган ягын йөрәгендә саклап яшәсен һәм аны данлап иҗат итсен”

Кайчандыр Ленинград сәнгать академиясендә укыр өчен яраткан Казанын ташлап китәргә мәҗбүр булган Сукно бистәсе малаеның тавышы бүген бөтен дөньяга мәгълүм, аны халык бик ярата. Басмабызның октябрь cанында җырчы, Россиянең - атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Уникаль тавышка ия якташыбызның нинди ниятләр-уйлар белән яшәве, иҗади планнары һәм ни өчен Казанга сирәк кайтуы турында да сораулар бирәбез.

Перейти к описанию

Похожие товары