0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
119 рублей
Подробнее favorite_border

Октябрьский номер 2024 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 10-ом номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Каким было хозяйство, ремесленничество и военное дело в Волжской Булгарии?
Знаете ли вы о драгоценной реликвии, хранящейся на кладбище села Степное Озеро?
Что рассказывает Миркасим Гусманов в своих дневниках о поездке в Туву?
Каким был татарский мир 100 лет назад?
Кто такой волшебник поэзии?
Какие воспоминания о Ахмадзаки хазрате Сафиуллине?
Вы знаете песню “Дикие гуси"?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашит Ибрагимов, Адиля Айда, Анвар Хайри, Марсель Бакиров, Индус Тагиров, Рустам Набиуллин, Равиль Фахретдинов, Ильдус Диндаров, Айдар Гайнутдинов, Лябиб Лерон и т.д., напечатанных в новом октябрьском номере журнала «Безнен мирас».
Как говорит наш мудрый народ: “У кого есть память, у того есть что сказать...” Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру.
Давайте вместе сохраним наше богатое наследие и передадим его будущим поколениям! И не забудем поучительную поговорку: "У кого есть прошлое – у него есть будущее".
Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
“Безнең мирас” журналының 10 нчы – октябрь ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла. Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
 “Безнең мирас” журналының 10 нчы санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Идел буе Болгар дәүләтендә хуҗалык, һөнәрчелек һәм хәрби эш ничек булган?
Би Күле авылы зиратында сакланган кыйммәтле ядкяр турында беләсезме?
Миркасыйм Госманов үзенең Тувага сәфәре турында көндәлекләрендә ниләр бәян итә?
100 ел элек татар дөньясы ничек булган?
Тылсымлы шигърият иясе кем ул?
Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин турында нинди истәлекләр бар?
«Киек казлар» җырын беләсезме?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 10 нчы – октябрь саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Адилә Айда, Әнвәр Хәйри, Марсель Бакиров, Индус Таһиров, Рөстәм Нәбиуллин, Равил Фәхретдинов, Илдус Диндаров, Айдар Гайнетдинов, Ләбиб Лерон һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
“Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!