0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
39 рублей
Подробнее favorite_border

Журналыбызның июль саны чыгып килә. Ул укучыларыбызны байтак күңелле, кызыклы һәм игътибарга лаек язмалар, карикатуралар белән сөендерер.
Гадәттәгечә, “Аннан-моннан” сәхифәсендә төрткеле-чеметкәле яңалыклар урнаштырылган. Әмма эчтәлеге буенча бик тә әһәмиятле мәгълүматлар.
Һәр вакыттагыча көн кадагына суккан фельетон – саф һава проблемасын күтәрә.
“Авто-Стоп”та юл хәрәкәтләрендәге кыйтыклыклар һәм маҗаралар.
“Абау!” сәхифәсендә тискәре персонажлар: Казанның авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, чаллы оперы, казан клиникасының баш табибы һәм Түбән Кама түрәсе.
Тормышчан проблемалар “Чаян почтасы”нда.
“Чаян” шифаханәсендә кызыклы язма – ничек сәламәтлекне саклау турында мавыктыргыч хәл.
“Үткәннәргә карыйк каерылып” сәхияәсендә актив авторыбызның актуаль мәзәкләре бирелгән.
“Безнең вернисажда” арабыздан киткән талантлы карикатурачыбыз Вячеслав Бибишевның эшләре күрсәтелгән.