Вы можете выбрать товар из Каталога.

«Татарстан» июнь саны яшьләргә багышлана.
Басмабыз битләрендә сез 1977 нче,1989 нчы, 1993 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән таң каршыларсыз. Аклы-карлы фоторәсемнәрдән ясалган фотопроектыбыз үзенең самимилеге, гадилеге белән күңелләрегездә җылы хисләр уятыр.
Шулай ук журналыбызда яшьләр тормышына кагылышлы түбәндәге темалар да күтәрелә:
- Татарстанда яшьләр ничек акча эшли ала;
- ни өчен яшь белгечләр авылга кайта;
- күренекле шәхесләребезнең яшьлек еллары нинди чорларга туры килгән;
- республика яшьләр эшләре министры нинди китапларда тәрбияләнгән;
- Түбән Ушмы авылы егет-кызлары ни өчен туган нигезләрен ташламый.
Басмабызда шулай ук Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган материалларга да урын бирелде.