0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
149 рублей
Подробнее favorite_border

Менә бездә җәйләр ничек үтә!
Илләр, халыклар, авыллар һәм милли бәйрәмнәр быелгы җәйдә үзара үрелеп бара. Бу турыда үзебезнең басмабызда да язарга булдык.
Төрле ил спортчылары Казанга БРИКС Уеннарына җыелды, алар төрледән-төрле ярышларда көч сынашты. Хәбәрчеләребез Уеннарда җиңү яулаган берничә чемпион белән әңгәмә корды. Уеннарның ябылу тантанасы Казан Сабан туена туры килде. Ул көнне  яңгыр явуга да карамастан, кунаклар татар Сабан туен күреп сокландылар, бик теләп, төрле милли бәйгеләрдә катнаштылар.
Җәйге милли бәйрәмнәр дәвам итә. Руслар, татарлар, марилар, чувашлар һәм республиканың башка халыклары, «Балтай» һәм «Валда шинясь» бәйрәмнәренә барып, мордва гореф-гадәтләрен күрделәр.
Республикабызның иң матур районнарының берсе – Кама Тамагында урнашкан Келәнче авылында да менә инде өченче ел борынгыдан килгән Чабыр бәйрәмен уздыралар. Без дә шунда барып, бу үзенчәлекле бәйрәм белән танышып кайттык.
Традицион тарих сәхифәбезне дәвам итеп, беренче татар хәттаты Мөхәммәтгали Мәхмүдов турында яздык. Татар авыллары турындагы рубрикабызга килгәндә, бу юлы без Чүпрәле районының данлыклы Кече Чынлы авылында булып, андагы уңган-булган халыкка тагын бер кат сокланып кайттык.