0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
39 рублей
Нет в наличии

“ЧАЯН”НЫҢ ДӨНЬЯГА ЧЫГАЧАК ИЮЛЬ САНЫНДА:
Тышлыкта актуаль проблеманы яктырткан карикатура – “Минемчә, шәһәрләрне авылда төзергә кирәк – анда һава чистарак”!
2 нче биттә яшәешебезгә юмор аша караш: Алмаз Хәмзинның “Күңелем минем – “Мерседес!!!”
“Урманнарда утлар яна” исеме астында Людмила Сафиуллинаның статистик мәгълүмати анализы, 4 нче биттә.
“Абау” сәхифәсендә Татарстандагы торак сатып алу, бакча ширкәтләрендәге чатаклыклар; Казан медицина университетындагы ялгышулар, Норлаттагы тылсымчы рисвайланган.
“Шәп әзерләнгәнсез” – Михаил Михайлов, “Шифалы даруның сере” – Фәнзаман Баттал юморескалары 7 нче биткә урнаштырылган.
“Баш эчендә шаку” – Александр Брюхановтан тәрҗемә 8 нче биттә.
“Чуашлар ядкаре” – “Чаян”ның күңелле кунаклары. Мәзәкләр – тулы 9 нчы биттә.
“Чаян почтасы”нда укучыларыбыздан көн кадагына суккан ике хат урнаштырылган.
10 нчы биттә Гүзәл Сөнгатуллинаның “Иң кирәкле кешеләр” фельетоны.
13 нче биттә “Абруйлы якташ” фельетоны – авторы Дамир Мортазин.
“Үткәннәргә карыйк каерылып” сәхифәсендә 86 яшьлек Сөләйман Шакировның “Базар хикмәтләре яки кем хәерчерәк?..” Заман хикмәтләренә үзенчәлекле караш.
“Чаян шифаханәсе”ндә Алмаз Хәмзинның “Теш михнәтләре...” юморескасы.
17 нче бит – юбилярыбыз – язучы Рафис Корбанга багышланган. Котлау эпиграммалары.
Шуларга өстәп, бу санда күп санлы карикатуралар, мәзәкләр һәм татарча “Чаянворд” – “Уйна да, уйла да!”