0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
125 рублей
Подробнее favorite_border

«Гаилә һәм мәктәп» журналының октябрь саны дөнья күрде.
Тышлыкта – Баулыда яшәүче Фатыйховлар гаиләсе. Алар бәхетле булуның үз «рецепты»н тәкъдим итә.
«Туфан самавыры»ннан чәй эчеп, гаилә һәм тәрбия турында гәп корып утырырга журналист Мөршидә Кыямова республикабызның баш мөгаллимен – ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллинны чакырды. Министр нинди укучы, нинди мөгаллим булган? Бу хакта үзе сөйли.
Йолдызлы җырчы гаилә Люция һәм Рөстәм Закировлар 10 ел элек журнал битләрдә ныклы гаилә, бала тәрбиясе турында сөйләгәннәр иде инде. Шул вакыт эчендә балалары үсеп җитеп, сәхнәдә үз йолдызларын кабызып өлгергән!
Башкалар  өчен шигырь ятлау яисә рәсем ясау гадәти хәл булса, арасында хәреф тануда да кыенлык кичергән сабыйлар бар. Моның сәбәпләрен махсус комиссия ачыклый. Аны ничек дөрес үтәргә кирәклеге турында язма әзерләнде.
Каф таулары, Бараба татарлары яшәгән төбәккә сәяхәт, спорт, әдәбият, психолог киңәше, мәктәпкә йөрмәүче балалар – тагын күп кызыклы язмалар көтә.