0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
149 рублей
Подробнее favorite_border

Җәйне тәмамлап…
«Татарстан»ның бу саны күңелле һәм бәйрәмчә килеп чыкты. Чөнки әлеге саныбыз җәй азагында әзерләнеп, безгә Республика көне белән Шәһәр көнен генә түгел, Татарстан фольклор ансамбльләре конкурсын да бүләк итте. Редакциябез ике ай дәвамында республика кала-салалары буйлап йөреп, иң яхшы җырчыларны барлады һәм protatarstan.ru сайтында тавыш бирү йомгаклары буенча яхшылардан яхшыларын ачыклады. Нәтиҗәдә Сарман, Чистай, Кама Тамагы, Кайбыч, Чирмешән районнарыннан фольклор ансамбльләре Казанга чакырылды. Җиңүче дип табылган ансамбльләр катнашында «Татмедиа» каршындагы скверда бик күңелле тамаша оештырылды. Бу журналда сез ансамбльләрнең QR‑код буенча чыгышын күреп кенә калмыйча, тыңлый да алачаксыз.
Рәхәтләнеп укыгыз һәм тыңлагыз! Безнең белән җәегез дәвам итсен!