0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
143 рубля
Нет в наличии

«Татарстан» журналының май санында укыгыз:
 
Партнёрлык финанслары: эшчәнлек нигезләре
Нигезенә табышны да, зыянны да инвестор белән клиент арасында партнёрлык принцибына таянып бүлү салынган финанс эшчәнлеге – Россия Үзәк банкы партнёрлык финансларының мәгънәсен шулай дип аңлата. Асылына гадел салынган бу принцип Россия Федерациясендә никадәр кирәкле һәм ничек тормышка ашырыла ала соң? Бу турыда «Татарстан» журналының май санында укыгыз.
 
 
«Сугышта тамагым туяр, дидем...»
 
Бөек Ватан сугышы башланганда Кама Тамагы Келәнче авылында яшәүче Вазыйх Ногмановка ундүрт яшь була. Авылның дистәләгән ир-атын берьюлы фронтка озаталар. Үсмер егетләр колхозның төп эшче көченә әйләнә. Ләкин аларның да фронтка китәсе килә. 16 тулгач ук, ул военкоматка бара. Әмма аны өенә кайтарып җибәрәләр. Бер елдан соң, 17 яшендә генә, кулына повестка бирәләр. 1944 елның сентябрендә Вазыйх Ногманов армиягә китә... Бәхеткә, егет туган ягына исән-сау әйләнеп кайта, озак еллар авылында хезмәт куя. Басмабызның май санында ветеран бабай турындагы язмабыз белән танышыгыз.
 
Олы Салтык: халык мал асрап көн күрә
Май кояшы Казаннан ук безгә иярде. Юл буе уйнаклап, әле бер яктан, әле икенче яктан иркәләп барды ул. Табигатьнең уянган мәле. Кама Тамагы районының Олы Салтык авылына барып кергәч, табигатькә генә түгел, кешеләр тормышына да яз килүен күрдек. Бар халык бакчада, ә кайбер йорт каршына мендәр-юрганнар чыгарып тезгәннәр, тәрәзәдә челтәрләр дә күренми. Әйе, өй юалар. Бу да яз көне татар авылларында башкарыла торган төп эшләрнең берсе. Бу авылның тырыш кешеләре турында язмабыз сезгә дә ошар, дип өметләнәбез.