0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
89 рублей
Подробнее favorite_border

Моң. Сүз. Яз. Бу өч сүзне нәрсә берләштерә? Тизрәк кулыңа «Идел»нең перформанслы апрель санын ал! 
Тышлыкта - күпләргә таныш Йолдыз Миңнуллина белән Нурбәк Батулла. Алар бер-берсе турында нинди фактлар белә? «Тын әңгәмә» перформанслары нәрсә турында? Журналның беренче битләрендә сезне үзенчәлекле терапия көтә. 
Дуслык темасын дәвам итеп, бу санда клиник психолог белән дуслар арасында бәхәсле ситуацияләр турында сөйләштек. 
Яшь иҗатчылар турында күп яздык: композитор Дилүс Шәйхразиев, музыкант Динүс Ягъфаров, рәссам Гүзәл Хәйбуллова, актриса Альбина Гашигуллина һәм «Әллүки»челәр белән таныштырдык.
Сез яраткан рубрикаларны да онытмадык: тиз язылган җырларга аккордлар әзерләдек, фәнни яктан музыканы өйрәндек, Кави Нәҗминең беренче китабын укыдык һәм дусларыбызның яраткан шигырь китапларын барладык. 
Fashion Iftar проекты авторы, стилист Җәннәт Минһаҗеваның уңыш сере нидә? Эшче һөнәр вәкилләре ничек сөйләшә? Динар һәм Ленар Зиннәтуллиннар ни өчен авылда калырга булганнар? Барлык сорауга җавапны апрель саныннан эзлә. Иң мөһиме - тыныч бул.