0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
89 рублей
Нет в наличии

Синең кулда - «Идел»нең иң затлы гыйнвар саны. Без 2024 елны алтын төстә каршы алдык. Тышлыкта - яшь җырчы Айгөл Миндиярова!

Бу санда 2023 елга нәтиҗәләр ясадык: мәдәни тормышта топ-10 вакыйга турында сөйләдек. Татар классик әсәрләренә яңа «Караш» турында тәфсилләп яздык. 

2024 ел Россиядә гаилә елы дип игълан ителде. Ничек ныклы гаилә корырга? Бу турыда психологтан сораштык. Гомумән, бу сан файдалы киңәшләргә бай. Көнне ничек продуктив итеп үткәрергә? Бу хакта баш мие эшчәнлеге буенча эксперт Илгиз Сабиров белән сөйләштек. 

Җырчы Fauzia ничек киенә? Аның киенү һәм иҗат стиленә күзәтү ясадык. Яшь музыкант Айдар Абдрахим белән интервью әзерләдек. Шулай ук бу санда лирик җырларга аккордлар бирдек. 

Беренче татар актрисасын беләсезме? Аның турында комиксны укырга ашык! Аннан соң Шәриф Камалның шигырь китабы турында укы! 

Бөек шагыйрьләр иҗаты ярдәмендә  астрологик прогноз ясасаң, ни килеп чыгар иде? Нәтиҗә белән безнең «Шигъри йолдызнамә»  аша таныша аласың! Тизрәк «Идел»нең гыйнвар санын сатып ал һәм татар яшьләре белән бер дулкында бул!