0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
89 рублей
Нет в наличии

Мәхәббәт тулы февраль санын каршы ал! 
Тышлыкта - күп кызларны гашыйк иткән автор-башкаручы Оскар Юнысов! Ә журнал битләрендә аның җыр текстларын анализлап лекция тәкъдим иттек. 
Бу санда мәхәббәтне төрле яктан өйрәндек: ярату турында биология фәннәре кандидаты сөйләде, мәхәббәт турында иң шәп китапларны барладык, заманча мөнәсәбәтләрдә кринж һәм норма күренешләренә мисаллар китердек. 
14 февраль - гашыйклар көне уңаеннан “Идел” кавыштырган парлар белән таныштык. Хәзерге заман яшьләре ни өчен авылга кайталар? - Бу сорауга шәһәрдән районга күченеп кайткан яшь гаилә сөйләде.  
Музыкант Ильяс Фәрхуллин, барабанчы Искәндәр Хәбибуллинны бөтенләй яңа яктан ачтык. Сез яраткан рубриканы дәвам итеп, лирик җырларга аккордлар бирдек. Бу санда әдәби әсәрләрдән Альбина Сәетова шигырьләре һәм Ихтыяр Кыямов хикәясе урын алды. 
Мәхәббәт тулы йөрәгеңә “Идел”нең бу саны һичшиксез хуш киләчәк! Февраль аен безнең белән бер дулкында үткәр!