0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
89 рублей
Подробнее favorite_border

ИДЕЛнең иң бруталь май санын каршы ал!
Сан популяр музыкант, блогер Раил Арсланов турындагы язма белән башланып китә. Ул иҗаты, узган авырлыклары һәм җиңүләре турында тәфсилләп сөйләде. 
Шулай ук СИБУРның “Казаньоргсинтез” предприятиесе мисалында  завод турында кайбер стереотипларны җимердек. Нефть һәм химия эстетикасына сокландык.

Татарстан районнарының иң яшь җитәкчеләренең берсе Радмир Беляевтан, түрә кешегә карьера белән шәхси тормыш арасында баланс табу кыенмы икәнен сөйләде. 
Карьера темасын дәвам итеп, һөнәреннән хобби ясаган театр артисты Илсаф Нәҗипов иҗаты белән якыннан таныштык. Лэйна буларак танылган җырчының киенү стилен күзәттек, “үзен һәр нәрсәдә сынаучы” Рүзәл Әхмәдиевны шагыйрь буларак ачтык. 

Әлбәттә, фән дөньясына да тукталдык - бу санда яман шеш чире турында бөтенләй башкача фикер йөрттек. 
Кызыклы экспериментларны дәвам итеп, бу юлы төрле буын шагыйрьгә 3 сүз биреп шигырь яздырдык, “Идел”нең беренче саннары турында иң кызыклы фактларны тупладык. 
Димәк, сине бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле язмалар көтә. Тизрәк ИДЕЛНЕ алып укырга ашык!