0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
119 рублей
Подробнее favorite_border

Ноябрьский номер журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 11-м номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Как описывается татарская одежда в трудах Джона Кохрейна?
Кто прославил татарскую тюбетейку в Европе?
Что описал Миркасим Гусманов в своих археографических дневниках?
Каким был татарский мир 100 лет назад?
Что вы знаете о свадебных обрядах тюркских народов?
Как Гаяз Исхаки относился к татарской литературе и что написал об этом?
Какова история написания песни «Лебедь»?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашид Ибрагимов, Гаяз Исхаки, Миркасим Гусманов, Равиль Фахретдинов, Хатып Миннегулов, Рустам Набиуллин, Джаудат Миннуллин, Лябиб Лерон, Айрат Галимзянов, и т.д., напечатанных в новом ноябрьском номере журнала «Безнен мирас».
У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
Сохраним наше богатое наследие вместе! “Безнең мирас” журналының 11 нче – ноябрь ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла: “Искәндәр Румидан (Александр Македонскийдан. – Ред.) сорадылар: «Мәшрикъ вә Мәгъриб (Көнчыгыш һәм Көнбатыш) илләрен ничек итеп алдың? Элкеге падишаһлар никадәр гаскәр вә акча, вә хәзинә түгеп тә алалмаганнар иде», – диделәр. Искәндәр әйтте: «Һәр мәмләкәтне алдым, халкын рәнҗетмәдем. Вә элгәре падишаһларны изгелектән гайре нәрсә белән зекер кыйлмадым», – диде.
Әй угыл, имде күрдең, ниндәен тәрбияле кешеләр бар, имеш. Хилем (юашлык) вә йомшак сүзле булырга тиеш: гәрчә дошманың булса да, изгелектән гайре зекер кыйлмагайсән”.
Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
 “Безнең мирас” журналының 11 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Джон Кохрейн хезмәтләрендә татар киемнәре ничек сурәтләнгән?
Татар түбәтәен Европада кем таныткан?
Миркасыйм Госманов археографик көндәлекләрендә ниләр бәян иткән?
100 ел элек татар дөньясы нинди булган?
Төрки халыкларның  туй йолалары турында ниләр беләсез?
Гаяз Исхакый татар әдәбиятына нинди карашта торган һәм бу турыда нәрсәләр язып калдырган?
    «Аккош» җырының язылу тарихы нинди?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 11 нче – ноябрь саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Миркасыйм Госманов, Равил Фәхретдинов, Хатыйп Миңнегулов, Рөстәм Нәбиуллин, Җәүдәт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Айрат Галимҗанов һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
 “Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!