0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
65 рублей
Подробнее favorite_border

«Сәхнә» журналының февраль саны сәнгать өлкәсендә исемнәре танылган, татар мәдәнияте үсешенә үз өлешен керткән шәхесләргә багышланган. Яңа санда татар җыр сәнгатенең легендасы, Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров турында истәлекле язма, популяр блогер һәм журналист Альберт Шакиров белән әңгәмә, Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов белән интервью тәкъдим ителә. Тышлыкта – нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза.
Укучыбызны Татарстан театрлары тормышы белән таныштыруны дәвам итәбез. Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында янәдән премьера. Яңа санда Ә. Еникиның «Рәшә» повесте буенча куелган спектакль буенча галим фикерләре һәм тамашачы карашы. А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры Рәсим Хафизов Казан гастрольләре хакында сөйләде. Шулай ук С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының элеккеге директоры Роберт Шәймәрдановның якты истәлегенә багышлап, хатыны, хезмәттәшләре истәлекләре дөнья күрде.