0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
79 рублей
Нет в наличии

 
Вышел новый – майский номер журнала. Он такой же теплый и душевный, как цветущий май.
Улыбающаяся милая дама на обложке журнала – Гульчачак Сабирзянова. Гульчачак – библиотекарь. Почему она, оставив мир музыки, выбрала мир книг – об этом в статье «Мәгарә сакчысы».
Все мировое сообщество следит за судом над Куандыком Бишимбаевым, зверски убившем свою жену в Казахстане. Салтанат – не первая женщина, погибшая от рук нарцисса-тирана. Почему же так происходит? Ответ на этот вопрос будем искать вместе с психологом и психиатром в статье «Нарцисс корбаны».
Одна из самых душераздирающих статьей в новом номере – «Исән калдык!..» Сильный дух ленинградцев, 900 дней находившихся в блокадном кольце, поражает и сегодня.
Самре Бикмеевой даже Президенты признавались в любви. Она была очаровательной красавицей, ее утонченности могли позавидовать балерины. Статья «Чибәр агент» о татарской девушке, уроженке села Кильдуразово Буинского района, агенте внешней разведки НКВД.
Герои нашей рубрики «Мин язмышны җиңдем» – сильные люди. Адиля Имамиева одна из них. Она родилась здоровым ребенком, но в юношеские годы внезапно заболела... Врачи долго не могли ей поставить диагноз. Статья «Күзгә күренмәс канатлар» о силе духа молодой женщины.
В статье «Мәктәпкә... барасы юк?» размышления матери, вынужденной перевести сына на семейное обучение. Она рассказывает о плюсах и минусах семейного обучения, о том к чему нужно быть готовым, выбирая этот способ обучения.
Интервью имам-хатыйба мечети «Гаилэ» Рустема хазрата Хайруллина «Гайбәт – иң зур гөнаһ» о сплетнях и их вреде, которые могут причинить нам.
 В каждом номере – новое произведение. На этот раз предлагаем рассказ Гузель Адгам «Китек кыңгырау».
В рубрике поэзии читатель познакомится с неординарной поэзией Фаниля Гилязова.
Статья Юлдуз Миннуллиной «Прима» – это увлекательное путешествие в закулисье театра. Здесь переживания и душевное состояние перед спектаклем, страх и жизнь актрис.
В блоге «Хатын-кыз галәме» – вопросы врачам и их ответы. Правила этикета. Правильное питание. О женском здоровье и конечно же – новый рецепт. На этот раз готовим итальянское блюдо из картофеля – ньокки.
 
 
 Журналыбызның май саны дөнья күрде! Чәчәкле майның үзе кебек ямьле, җылы ул.
Тышлыктагы фотодан елмаючы сөйкемле ханым – Гөлчәчәк Сабирҗанова. Гөлчәчәк – китапханәче. Музыка даирәсен калдырып, ни өчен китаплар дөньясын сайлавы – «Мәгарә сакчысы» язмасында.
Казакъстанда үз хатынын ерткычларча җәзалаган Куандык Бишимбаевка бөтен дөнья алдында суд бара. Нарцисс-золымчылар кулыннан һәлак булган хатын-кызлар бер Салтанат кына түгел. Ни өчен шулай килеп чыга? Бу сорауга җавапны «Нарцисс корбаны» язмасында психолог һәм психиатр белән бергәләп эзләрбез.
Яңа саныбыздагы иң тетрәндергеч язмаларның берсе «Исән калдык!..» язмасы. 900 көн буена камалышта булган Ленинград халкының көчле рухы бүген дә сокландыра.
Самра Бикмиевага хәтта Президентлар да мәхәббәт белдерә. Гаҗәеп чибәр һәм балериналар көнләшерлек нәзакәтле була ул. «Чибәр агент» язмасы Буа районы Килдураз авылында туып-үскән татар кызы, НКВДның тышкы разведкасы агенты турында.
«Мин язмышны җиңдем» сәхифәсенең геройлары – көчле кешеләр. Сау-сәламәт йөргән җиреннән кинәт билгесез чир белән авырый башлаган Әдилә Имамиева да – көчле рухлыларның берсе. «Күзгә күренмәс канатлар» язмасы аңа багышланган.
«Мәктәпкә... барасы юк?» язмасында улын өйдә укытырга мәҗбүр булган әни кешенең уйланулары. Өйдә укуның уңай һәм кире яклары, укытуның бу ысулын сайлаганда нәрсәләргә әзер булырга кирәклеге хакында ул.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН белән гайбәт, аның безгә булган зыяны турындагы әңгәмәне «Гайбәт – иң зур гөнаһ» язмасыннан укый аласыз.
Һәр саныбызда – яңа хикәя. Бу юлы Гүзәл Әдһәмнең «Китек кыңгырау» хикәясен тәкъдим итәбез.
Поэзия битендә – Фәнил Гыйләҗев шигырьләре.
Йолдыз Миңнуллинаның «Прима» язмасы укучыларыбызны театрның сәхнә артына алып керә. Артистларның спектакльгә әзерләнгәндәге кичерешләре, күңел халәте, куркулары һәм яшәеше турында ул.
«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә, гадәттәгечә, табибларга сораулар, этикет кагыйдәләре, дөрес туклану, хатын-кыз сәламәтлеге һәм яңа рецепт. Бу юлы Италия ризыгы – бәрәңгедән ньокки пешерербез.