0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
79 рублей
Подробнее favorite_border

Мартовский номер журнала «Сююмбикэ» создаст вам атмосферу праздника. Вместе с весенним солнцем и теплом он принесет в ваш дом добрые помыслы, а герои номера будут удивлять вас снова и снова.

 Героиня первой обложки журнала – предприниматель из Набережных Челнов Альбина Галиуллина. Мечты и планы мамы пятерых детей вызовут у вас восхищение.

 Вы будете приятно удивлены, узнав как много любви в душе директора ООО «Эдем» Сафиной Гульнур Тагировны.

 Невольно улыбнетесь, прочитав откровения Ирины Хамидуллиной под рубрикой «Үз дөньям».

 Из статьи Наиля Таирова «Рәхмәт сезгә» узнаете о первом враче гинекологе советского периода, лечившей жен короля Саудовской Аравии Амине Алимбек.

 В рубрике «Проза» опубликован отрывок из романа Розы Туфитулловой «Язмыш җиле» («Ветер судьбы»). Гульсум – идеал девушек начала XX века, дочь фабриканта. В 1912 году будучи медсестрой она едет на Балканскую войну –  помогать турецким солдатам.

 На этот раз мы в гостях у заслуженных артистов Республики Татарстан Альбины и Рустема Гайзуллиных. В преддверии праздника Рустем со своими сыновьями Рамазаном и Нурсултаном приготовили мясной рулет.

 Где встретил свою любовь режиссер Ренат Аюпов, с чем связано самое теплое детское воспоминание певицы Алины Шарипзяновой? Дарят ли мужчинам цветы, какой правильный десерт приготовить к празднику? На все эти и другие вопросы вы найдете ответ в мартовском номере журнала «Сююмбикэ». «Сөембикә»нең бу саны сезнең күңелләргә дә бәйрәм булып барып керер. Яз кояшы, җылылык, якты, матур уйлар алып барыр ул өйләрегезгә. Бу санның геройлары сезне кат-кат шаккаттырыр.

 Тышлыгыбызны бизәүче Чаллы эшмәкәре Альбина Галиуллинаның биш бала әнисе булуына ышанмыйчарак торырсыз, аның күңелендә булган хыялларга сокланырсыз.

 «Эдем» җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Сафинаның күңеленә күпме ярату сыйганын белеп гаҗәпләнерсез.

 «Үз дөньям» сәхифәсендәге язманы укып, Ирина Хәмидуллинадагы үҗәтлекне күреп елмаерсыз.

 Наил Таировның «Рәхмәт сезгә» язмасы. Король гаиләсенә, аның хатыннарына медицина ярдәме күрсәтү вазыйфасы йөкләнгән иң беренче совет акушер-гинекологы Әминә Алимбекка ияреп Согуд Гарәбстанына барып чыгарсыз.

 «Проза» сәхифәсендә – Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романыннан өзек. XX йөз башындагы татар хатын-кызларының идеалы булган Гөлсем туташ белән бергә атаклы Сембер фабрикантлары Акчуриннар өендә кунак булырсыз – монда аның кулын сораячаклар...

 Бу юлы без Татарстанның атказанган артистлары Альбина һәм Рөстәм Гайзуллиннарда кунакта. Рөстәм уллары Рамазан һәм Нурсолтан белән бәйрәм хөрмәтенә итле рулет әзерләде.

 Режиссер Ренат Әюпов үзенең мәхәббәтен кайда очраткан, җырчы Алинә Шәрипҗанова озын чәчен ничек тәрбияли? Ир-атларга чәчәк бүләк итәләрме, бәйрәм өстәленә нинди «дөрес» десертлар әзерләргә, йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә?

 Журналыбызның март саны бу сорауларның барысына да җавап бирәчәк.