Вы можете выбрать товар из Каталога.
Дөньяны ямьләндерүче буын
Авыр заманнарга, кырыс тормыш шартларына да карамастан, юлларында очраган бөтен кыенлыкны җиңеп алга атлаучы кешеләр гел булган. Дөньяны алга этәрүче, кешеләрне яңалыкка, җиңүләргә рухландыручы, шул эшләрне оештыручы, үз артыннан ияртүче булган алар. Күптән түгел генә шундыйларның берсен Буа районында очраттык. Гаҗәп кеше – кайчандыр СССР Югары Советы депутаты, алдынгы колхоз рәисе, беренче хосусый завод директоры булган ул... 78 яшьлек галим, бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов бүген үзе өчен тагын бер шөгыль тапкан - блогерлыкны өйрәнгән. “Замана белән бергә атлыйсым, тәҗрибәмне халык белән уртаклашасым килә”, - ди ул. Героебыз турында тулырак безнең басмада укыгыз.
Көләч Келәш
Һәр авылның үз йөзе бар. Берсендә табигать гүзәл була, икенчесендә яшәү шартлары заманча, өченчесендә халык тырыш, ачык. Ә болар өчесе дә кушылса... Тәтеш районының Келәш авылында аларның барысы да бар. Әлеге искиткеч авыл кешеләре турында безнең “Татарстан авыллары” дип аталган даими рубрикабызда “Көләч Келәш” дигән язманы укып белә аласыз.