0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
65 рублей
Нет в наличии

«Сәхнә» журналының декабрь саны укучыларга кызыклы язмалар әзерләде. Яңа санда баянчылар Ильяс Шәрипов һәм Рәзил Камалов, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, сәләтле хореограф Дәүләт Умеров, Татарстанның халык артисты Әлфия Галимова турында кызыклы һәм истәлекле язмалар укыгыз.
Татарстан театрларында нинди яңалыклар бар? Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры «Мөһәҗирләр» премьерасын тәкъдим итте, Казан яшь тамашачы театры 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, ә Түбән Кама театры Казахстаннан фестивальдән кайтты. Болардан тыш журнал битләрендә «Сәхнә» журналының 20 еллык юбилей концертыннан фоторепортаж һәм башка сәнгать яңалыклары белән таныша аласыз.