0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
119 рублей
Нет в наличии

Майский номер 2024 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала. В 5-м номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки. Знаете ли вы историю Сабинского района? Были ли вы в "Дом-музей семьи Миннахметовых" в селе Мингер Сабинского района? Как делаются валенки в селе Мингер? Из чего состоят три остановки в Богатых Сабах? Что увидели сотрудники “Безнең мирас” в деревне Мингер? Что рассказал Габдрахман Тагирзянов в письме Шаукату Биктимирову? Вы знакомы с историей песни «Саба көе» (Мелодия Сабинского края)? На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашид Ибрагимов, Рустам Набиуллин, Равиль Фахретдинов, Альберт Бурханов, Раиф Марданов, Ирек Хадиев, Джаудат Миннахметов, Лябиб Лерон, Айзиля Сабирова и т.д., напечатанных в новом майском номере журнала «Безнен мирас». В майском номере журнала, наряду со многими интересными заметками, посвященными Сабинскому краю, была помещена беседа с художником Файзрахманом Камаловым, который выбрал село Мингер как творческую мастерскую и писал картины здесь около десяти лет. У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»! Сохраним наше богатое наследие вместе! “Безнең мирас” журналының 5 нче – май ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла: “Хикәят кыйлынмыштыр ки: бер дәрвиш кичендә бик күп тәгам ашап, сәхәргә кадәр бертуктаусыз намаз укый, имеш, диделәр. Моны бер гакыл иясе ишетеп әйтте: «Әгәр, бичара, ярты кадак икмәк ашап ятып йокласа, күп артык булыр иде». Әй угыл, корсакны күп тутырмак файдага түгелдер”. Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак. “Безнең мирас” журналының 5 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган. Саба тарихын беләсезме? Саба районының Миңгәр авылындагы «Миңнәхмәтовлар гаиләсе музей-йорты»нда булганыгыз бармы? Миңгәр киез итеге ничек басыла? Байлар Сабасындагы өч тукталыш нәрсәләрдән гыйбарәт? “Безнең мирас”лар Миңгәр авылында ниләр күргән? Габдерахман Таһирҗанов Шәүкәт Биктимеровка язган хатында нәрсәләр бәян иткән? «Саба көе» җырының язылу тарихы белән танышмы сез? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 5 нче – май саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Рөстәм Нәбиуллин, Равил Фәхретдинов, Альберт Борһанов, Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев, Җәүдәт Миңнәхмәтов, Ләбиб Лерон, Айзилә Сабирова һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз. Журналның май санында Саба ягына кагылышлы бик күп кызыклы язмалар белән беррәттән, Миңгәр авылын остаханә итеп сайлаган, биредә ун еллап иҗат иткән рәссам Фәйзерахман Камалов белән әңгәмә дә урын алган. “Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!