0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
89 рублей
Нет в наличии

Синең кулыңда - көзнең барлык төсен үзенә алган СЕНТЯБРЬ саны. Ул безнең узган санга нәтиҗәләр ясау кебек булды - августның иң шәп вакыйгаларын искә төшердек һәм көзгә аяк бастык. 
«Идел»нең сары тышлыгында - бик күпләргә таныш музыкант Ислам ВӘЛИЕВ (Malsi Music). Ул әтисе Рөстәм Вәлиевка бәйле нинди вакыйгаларны хәтерли? Ә «Фәрхәт белән Фәрхәд» проекты ничек барлыкка килгән дә, ни сәбәпле тукталган? Болар хакында Ислам тәфсилләп сөйләде. 
Август ае безнең өчен мөһим вакыйгаларга бай булды.  Шуларның беренчесе - 600 кешелек «Идел» презентациясе ничек узды?. Ә икенче чара - «Идел.Шигырь.Рэп» нинди хисләр калдырды? Сентябрь санында иң шәп фотолар белән беррәттән репортаж яздык. 
Шулай ук бу санда «Идел» Яшьләр үзәге эшчәнлеген яктырттык. Беренчедән, әлеге командада да бары тик яшьләр эшли, ә икенчедән, яшьләр өчен иң шәп проектларны нәкъ менә алар оештыра. 
Журналда кино сәнгатен дә актив яктыртып барабыз. Бу юлы без барыбызга мәгълүм булган «Ядәч» фильмы турында сөйләштек. Рабит һәм Байбулат Батуллалар бик кызыклы форматта интервью бирде. 
«Идел»нең төп юнәлеше булган әдәбият рубрикасында яшь шагыйрәләр иҗаты урын алды. Шулай ук «әдәби осталык мәктәбе»ндә язучы Рөстәм Галиуллин киңәшләр бирде.
Бер сүз белән - «Идел» яшәрүен һәм яшьләргә якынаюын дәвам итә. Бу санны кулга алганнан соң, сез җәйнең иң күңелле чакларын сагынып, сентябрь мохитен тоячаксыз. Беренче битләрендә язылганча: 
«Күңелеңдә җәй бетмәсә, көз дә ямь тулы!»