Вы можете выбрать товар из Каталога.

Специальный августовский номер журнала “Безнен мирас”, посвященный 30-летию Всемирного конгресса татар, открывается философскими строками известного поэта и журналиста Наиса Гамбара.
В связи 30-летием Всемирного конгресса татар, в журнале опубликованы следующие статьи и размышления известных личностей: Первый Президент РТ Минтимир Шаймиев «Мы изменили мнение о татарской нации», заместитель Премьер-министра Республики Татарстан, председатель Национального Совета (Милли Шура) Василь Шайхразиев «Для каждого татарина Татарстан – это Родина»; первый руководитель Исполнительного комитета Конгресса, академик Индус Тагиров «Татарский Конгресс: первые шаги», председатель Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар Данис Шакиров «Великое счастье татар – иметь везде своих местных лидеров»; председатель Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар в 2002-2018 гг. Ринат Закиров «Пройденная часть великого пути», руководитель Комитета по работе с татарскими предпринимателями Исполкома Всемирного конгресса татар Фарит Уразаев «Рождаются наши «белые баи»!».
Также можете ознакомиться с интересными статьями, которые посвящены литературному, духовному и культурному наследию татарского народа, которые печатаются впервые.
Что написано о царице Сююмбике в “Казанской летописи"?
Знаете ли вы о первой татарской школе, где давали профессиональные навыки?
Каков был денежный оборот в Касимовском ханстве?
Что представлял из себя татарский мир 100 лет назад?
Кто основатель татарского художественного направления «наив»?
Барабан чей, балалайка кому принадлежит?
Когда и как была написана песня “Живи, республика!"?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях ученых, писателей и историков-краеведов, таких как Хатип Миннегулов, Талгат Галиуллин, Анвар Аксанов, Лябиб Лерон, Айрат Чанышев, Олег Степанов, Алексей Бугарчев, Ильнур Газизуллин, Ленар Губайдуллин, Зуфар Мухаметшин, Дания Гайнутдинова, Фардия Сафаргалиева, напечатанных в новом августовском номере журнала “Безнен мирас”.
У кого есть память, у того есть что сказать. Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Будьте вместе с журналом “Безнен мирас”!
«Безнең мирас» журналының Бөтендөнья татар конгрессының оешуына 30 ел тулуга багышланган махсус август саны мәрхүм шагыйрь, журналист Наис Гамбәрнең: «Гомер җебе кыска – бер саплам», – дигән юллары белән ачыла.
Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы уңаеннан, 8 нче санда күренекле шәхесләребезнең Конгресс эшчәнлегенә багышланган тирән эчтәлекле язмалары һәм фикерләре дөнья күргән. Аларның кайберләрен генә санап китәбез: ТРның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев «Без татар халкына карашны үзгәрттек», «Васил Шәйхразыев: «Һәр татар кешесе өчен Татарстан – туган як», Индус Таһиров «Татар конгрессы: тәүге адымнар», «Данис Шакиров: «Татар халкының зур бәхете – һәр җирдә үз лидерларыбыз булу», Ринат Закиров «Олы юлның узганы», «Фәрит Уразаев: «Ак бай»ларыбыз туып килә!», «Альберт Борһанов: «Тулы бер институт эшен башкара торган төбәкчеләребез бар», Рүзәл Мөхәммәтшин «Узган гасыр Милли Шурасыннан бүгенгесенә кадәр».
Яңа санда шулай ук тарихи, әдәби, дини һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле башка язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар да урын алган.
«Казан елъязмасы» хезмәтендә Сөембикә ханбикә турында ниләр язылган?
Татарның беренче һөнәр мәктәбе турында беләсезме?
Касыйм ханлыгында акча әйләнеше ничек булган?
100 ел элек татар дөньясы нинди булган?
Татарның «наив» сәнгать юнәлешендәге беренче рәссамы кем?
Барабаннар кемнеке дә, балалайка кемнеке?
«Яшә, республикам!» җыры кайчан һәм ничек иҗат ителгән?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны «Безнең мирас» журналының 8 нче – август саныннан, аерым алганда, Хатыйп Миңнегулов, Тәлгат Галиуллин, Әнвәр Әхсәнов, Ләбиб Лерон, Айрат Чанышев, Олег Степанов, Алексей Бугарчев, Илнур Газизуллин, Ленар Гобәйдуллин, Зөфәр Мөхәммәтшин, Дания Гайнетдинова, Фәрдия Сәфәргалиева һәм башкаларның язмаларыннан таба аласыз.
Хәтере барның – әйтере бар. Барыбызга да тарихи хәтерле, бәхетле булып яшәргә язсын! «Безнең мирас» журналы белән һәрчак бергә булыгыз!