0 Корзина 0 руб.
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
49 рублей
Подробнее favorite_border

“Чаян” журналының апрель саны чыкты. Һәрвакыттагыча анда укучыларыбыз өчен байтак кызыклы язмалар, карикатуралар урнаштырылган.
Гадәттәгечә, икенче биттә көн кадагын чагылдырган шигъри юллар тезелеп киткән. Һәм бу мәсьәләгә “Шомбай бабай фикере” дә өстәлгән.
“Өч хәрефлек белем” фельетонында, көнүзәк темаларыннан читкә китмичә, күптән тәнкыйтькә тап булган ЕГЭ системасы телгә алынган.
“Йөремсәк мәзәкләр” баганасы кызыклы да, ихтирамга лаеклы да фикерләргә бай.
“Абау” сәхифәсендә җәмгыятьтәге төрле проблемалар кузгатыла.
Пенсия мәсьәләсе беркайчан да журналыбыз битләреннән төшеп калмый.
“Тишек көпчәк” сәхифәсендә – юллардагы хәбәрләр.
“Үткәннәргә карыйк каерылып”та укучыларыбыздан килгән истәлекләр.
Авторларыбызның юбилей тантанасы битләре бервакытта да буш тормый. Бу юлы – язучыбыз Нәҗибә Сафинага игътибар бирелгән.
Болардан тыш, журналыбыз чаянворд, “Уйна һәм уйла!”, “Табышмак – бил алышмак” уеннары белән тутырылган.
Әлбәттә, карикатураларсыз “Чаян”ны күз алдында да китереп булмый.