Вы можете выбрать товар из Каталога.

Әти-әниләр, абый-апалар, балалар, оныклар – тулы бер династия булып, озак еллар дәвамында үзе сайлаган журналист һөнәренә тугры калып эшләүчеләр шактый. Һәр журналист гаиләсенең тарихы уникаль: аларны тыңлау үзенең төенләнеше, чишелеше һәм кульминациясе булган сериалны карауга тиң... Гомумән алганда, барысы да бик кызык һәм мавыктыргыч. Бүген сезгә геройларыбыз өчен балалары, оныклары һәм оныкчыкларында дәвам иткән иң кызыклы һөнәрләрнең берсе турында журналыбызның апрель санында укырга тәкъдим итәбез. «Журналист династияләре» проекты әле дәвам итә, ул яңа геройлар белән тулылана бара.
“Бу фотоны ясаганда, Юрий Гагарин җиргә төшеп, санаулы минутлар гына узган, әле битендәге тирләре дә кипмәгән иде”, – дип сөйләде планетаның беренче космонавтына бәйле истәлекләре турында Данил Сәләхетдинов безнең журналистыбызга. 1961 елның 12 апреле аның хәтерендә гомерлеккә калган. Хәер, гаҗәп тә түгел, галәмнән “кайтып килүче” кешене үз күзең белән күр әле! Бу турыда тулырак басмабызның татар версиясендә укыгыз...