Вы можете выбрать товар из Каталога.

«Сәхнә» журналының март санында Чаллы театрының «Болан» (А. Гыйләҗев), Әлмәт театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» (Г. Исхаки) спектакльләре буенча мәкаләләр дөнья күрде. Моннан тыш К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Р. Зәйдулланың татарның символик образы Ашина бүре тарихына багышланган «Ашина» спектакле премьерасы булды. Татар сәнгате дөньясында тагын бер зур яңалык – «Кави-Сәрвәр» операсы премьерасы. Композиторы – Миләүшә Хәйруллина, либретто авторы – Айдар Әхмәдиев. Менә шушы зур вакыйгалар «Сәхнә» журналының март санында саллы урын алып тора.
Март санының тышлыгында Майамида яшәүче җырчы, модель һәм язучы Иделия Марс. Яңа санда Иделия үзенең яңа чыккан китабы һәм аның сюжеты буенча Голливудта кино төшереләчәге турында, чит илдәге тормышы хакында сөйли.
Аерым шәхесләргә тукталсак, укучыбыз март санында Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов, шагыйрь Ренат Галиәскәров белән әңгәмәләр, шулай ук журналист һәм язучы Әнәс Хәсәновның күренекле дәүләт эшлеклесе Фикрят Табиев хакындагы истәлекләрен укый ала.
Журналыбызда «Сәхнә сере» дип исемләнгән видеотапшырулар сәхифәсенеж чираттагы кунагы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев. Рәхим итеп укыгыз, «Сәхнә» журналы аша сәнгать дөньясына якынаегыз!