Вы можете выбрать товар из Каталога.

Иң зур йомырка салган тавык, маникюр ясаучы песиләр, иң күп сөт биргән сыер һәм башка бик күп шаккатыргыч җанварлар турында беләсегез киләме? Тизрәк «Сабантуй» журналының 7 нче санын алыгыз! Бу сан йорт хайваннарына багышлана. Укучылар «зоосакчы» Аслан Миргаязов белән танышыр. «Беләсем килә» сәхифәсендә «Нинди йорт хайваны сайларга?» – дигән сорауга җавап табар. «Сабантуй» журналы тәкъдим иткән мастер-класслар ярдәмендә песи өчен тырнак кайрагыч һәм йомшак уенчык ясарга өйрәнер.
Өйдә яшәмәүче йорт хайваннары да була. Аларның файдасы, бу җанварлар куйган рекордлар, алар белән бәйле мәкальләр – кызыклы уен-биремдә. Күпләр яратып өлгергән «Zooдөнья» сәхифәсе исә тутый кош белән таныштыра. Рәсем ясарга яратучылар «Сабантуй» белән бергә куянның 3D рәсемен ясарга өйрәнә ала.
«Ярыш мәйданы» сәхифәсе кызлар футболы турында сөйли. Бу санда шулай ук кызыклы фотокомикс, журнал укучылар иҗаты, мәзәкләр, сканворд, танылган язучы Әхәт Гаффарның «Чикләвектә» хикәясеннән өзек һәм, әлбәттә, бик күп уен-биремнәр бар. «Җәйге каникулда кая барырга?» – дип баш ватсагыз да «Сабантуй»ны укыгыз! Журнал балалар өчен кызыклы булырдай бик күп урыннар һәм чараларны барлады. Балагыз вакытын күңелле һәм файдалы уздырсын!
Знаете ли вы о курице, которая снесла самое большое яйцо? А с кошкой, делающей маникюр знакомы? Хотите узнать о многих других удивительных существах? Скорее возьмите 7-й номер журнала «Сабантуй»! Этот выпуск посвящен домашним животным. Читатели познакомятся с «зоозащитником» Асланом Миргаязовым. Рубрика «Хочу знать!» поможет выбрать подходящего именно вам домашнего животного. Мастер-классы научат детей делать когтеточку и мягкую игрушку для любимого котенка.
Домашний скот также считается домашним животным. Польза таких животных, их рекорды и связанные с ними пословицы – в увлекательной игре-задаче. Полюбившаяся многим рубрика «Zooмир» знакомит с «болтливой птицей» – попугаем. А любители рисования могут вместе с журналом научиться делать 3D рисунок зайца.
Рубрика «Площадка соревнований» рассказывает о женском футболе. В этом номере также представлены интересные фотокомиксы, творчество читателей, анекдоты, сканворд, отрывок из рассказа известного писателя Ахата Гаффара «В орешнике» и, конечно же, множество игр. Если вы задались вопросом «Как провести летние каникулы, куда поехать?», «Сабантуй» и в этом поможет! Журнал собрал множество интересных для детей мест и мероприятий. Пусть ваш ребенок проведет время весело и полезно!