0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
89 рублей
Подробнее favorite_border

Һәр битенә җәй чагылышын алган июнь санын каршы ал! 

 

Тышлыкта - галим, укытучы, проектлаучы инженер Линар Шәрәфетдинов. Ул КГЭУдагы эшчәнлеге, уңыш серләре турында сөйләде.

Бу санда шулай ук күп кызларның кумиры - Илгиз Шәйхразиевның «төгәл булмаган» стилен күзәттек. Виртуоз баянчы Айдар Сәләхов белән гениальлек һәм гадилек турында сөйләштек. Чаллы театры артисты Алсу Сәгыйдуллина иҗаты белән якыннан таныштык.

Китап яратучылар өчен җәй көне укырга тиешле китаплар исемлеген төзедек. Шулай ук нефтехимиклардан нинди китап укыганнары хакында сораштырдык.

Җәй - сәфәрләр өчен менә дигән вакыт. Бу санда Мәскәүнең татар урыннарына сәяхәт кылдык һәм Киров өлкәсендә яшәүче яшь гаилә белән таныштык. Һәм инде яраткан Казаныбызның 1937 елдагы идеаль чагына «кайтып килдек». 

Журналның иң уникаль язмасы - 90 нчы еллрдагы саннарга ияреп, хәзерге шәхесләр турында ясалган шарж. Анда сез Усал, Нурбәк Батулла, Оскар Юнысов йөзләрен күрә аласыз. 

Җәй мохитен тоярга теләүчеләр күңеленә бу сан аеруча хуш киләчәк. Син дә безнең белән җәйне той, яшә! Җәй бул!