0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
119 рублей
Подробнее favorite_border

“Безнең мирас” журналының 7 нче – июль ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла. Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
 “Безнең мирас” журналының 7 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Болгар дәүләтенең халкы һәм күршеләре ничек яшәгән?
Мамадыш өязе керәшен татарларының дини-әхлакый хәле ничек булган?
Миркасыйм Госманов үзенең археографик көндәлекләрендә ниләр бәян иткән?
Туган җиренә мәдхия җырлаучы асыл зат кем ул?
Тырлау аланының нинди серләре бар?
Ханкирмән (Ташкирмән) тарихын беләсезме?
«Бүген исеңә төшмәсә...» («Чын-чын әйтәмен») җырының язылу тарихы белән танышмы сез?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 7 нче – июль саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Индус Таһиров, Рөстәм Нәбиуллин, Равил Фәхретдинов, Нурулла Гариф, Ринат Нуруллин, Ләбиб Лерон, Суфия Бәдретдинова, Айзилә Сабирова һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
 “Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!
 Июльский номер 2024 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 7-ом номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Как жили жители и соседи Болгарского царства?
Каково было религиозно-нравственное положение Татар-кряшен Мамадышского уезда?
Что описал Миркасим Усманов в своих археографических дневниках?
Кто же он – тот благородный человек, поющий гимн родной земле?
Вы знаете историю села Ташкирмень?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашит Ибрагимов, Индус Тагиров, Рустам Набиуллин, Равиль Фахретдинов, Нурулла Гариф, Ринат Нуруллин, Лябиб Лерон, Суфия Бадретдинова, Айзиля Сабирова и т.д., напечатанных в новом июльском номере журнала «Безнен мирас».
У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»! 
Сохраним наше богатое наследие вместе!