0 Корзина 0 руб.
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
79 рублей
Подробнее favorite_border

«Сөембикә»нең июнь саны!
Җәй – яллар, сәяхәтләр, очрашу-сөйләшүләр вакыты. Шул матур очрашуларның берсе безнең «Сөембикә» журналы белән булсын! Җанга, күңелгә рәхәтлек бирә торган очрашу булыр ул дип өметләнәбез.
Бу очрашуда сез нәрсәләр турында белерсез? Сәхнәдә бик назлы, нәзберек, иркә хатын-кыз булып күренгән җырчы Айлинның чынлыкта тормышта нинди булганлыгын, канцерофобияне – онкологик чирләр белән авырудан патологик рәвештә куркуны ничек җиңәргә мөмкинлеген, «Татар кызчыгы. Татар малае» бәйгесендә катнашу баланы ничек үзгәрткәнен, Кайбыч районында яшәүче бер нәсел мисалында татулыкның, бердәмлекнең яшь гаилә өчен никадәр мөһим икәнлеген...
Журналист Минназыйм Сәфәровның күңелен нәрсәләр нечкәртә ала? Дөньякүләм билгеле тюрколог, тәнкыйтьче, зур җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов мәхәббәтен ничек тапкан? Язучы Гүзәл Галләмова нигә китаплар язарга алынган, аны моңа тормышның нинди сынавы этәргән? Менә бу сорауларның барысына да июнь санында җавап таба алырсыз. Әдәбият-сәнгать яратучыларны күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова шигырьләре, Ләйсән Низамова хикәясе белән очрашу көтә.
 
Июньский номер «Сөембикә»!
Лето – время отпусков, поездок, встреч и душевных бесед. Мы хотели бы, чтобы наш журнал стал одним из таких прекрасных встреч! Пусть эта встреча доставит удовольствие вашей душе и сердцу.
Что даст вам эта встреча? Какая в реальной жизни певица Айлин, предстающая на сцене нежной, очень женственной и тонкой; как преодолеть канцерофобию – патологический страх перед раком. Как участие в конкурсе «Татар кызчыгы. Татар малае» изменило ребенка, насколько важны согласие и единство для молодой семьи на примере рода Гарафутдиновых из Кайбицкого района...
Правила жизни журналиста Минназыма Сафарова. Как встретил свою любовь всемирноизвестный тюрколог, критик, крупный общественный деятель Хатып Миннегулов? С чего началось творчество писательницы Гузель Галлямовой, какие жизненные испытания побудили ее на это?
На все эти вопросы читатели найдут ответы в июньском номере журнала. Любителей литературы и искусства ждет встреча со стихами известной поэтессы Шамсии Зигангировой и рассказом Ляйсан Низамовой.